Пандемия сәбәпле, илдә гомер озынлыгы ике елга кыскарды
Covid-19 коронавирусы пандемиясе сәбәпле, Россиядә көтелгән гомер озынлыгы ике елга кыскарды. Мондый хәл беренче тапкыр 2003 елда булды.
Әлеге мәгълүматлар РФ Президенты тарафыннан расланган илкүләм максатларга ирешү буенча хөкүмәт планының март версиясендә бар, аны «Майский указ» Telegram-каналы чыгарды. Аннары документта китерелгән мәгълүматларны РБК басмасына ил Хөкүмәтенә якын ике чыганак раслады.
Росстатның беренчел мәгълүматлары буенча, 2020 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә көтелгән гомер озынлыгы 2020 елда 71,1 яшькә кадәр кыскарган (2019 елда — 73,3), диелгән планда. Ил хакимияте гомер озынлыгы буенча 2019 ел дәрәҗәсенә 2024 елда яңадан ирешергә өметләнә.
Документтан аңлашылганча, агымдагы, 2021 елда гомер озынлыгы 71,7 яшь булырга тиеш, 2022 елда — 72,3 ел, 2023 елда — 72,9 ел, ә 2024 елда — 73,6 ел. Элегрәк бу күрсәткечне 2024 елда 75,2 яшькә кадәр җиткерү күздә тотылган иде.
Россиядә көтелгән гомер озынлыгының кыскаруына коронавирус пандемиясе белән бәйле үлем очраклары арту сәбәп булды. 2019 елга караганда, 2020 елда Россиядә 323,8 мең кешегә күбрәк үлгән.
РФ Президенты Владимир Путин раслаган илкүләм максатларның берсендә 2030 елга гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр арттыру күздә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев