Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Паспортны 60 яшьтә дә алыштыртмакчылар

Русиялеләрне паспортны 60 яшькә җиткәч тә алыштырырга мәҗбүр итәргә мөмкиннәр.

 

Мондый тәкъдимне Ленинград өлкәсе Законнар чыгару җыелышы депутаты Владимир Петров керткән. Ул үз башлангычын эчке эшләр министры Владимир Колокольцевка юллаган.

Хәзерге вакытта паспорт 45 яшьтә рәсмиләштерелгәннән соң сроксызга әверелә. "Петров сроксыз паспорт бирүнең яшь чиген 60-65 яшькә кадәр арттырырга тәкъдим итә», - дип яза News.ru. Мөрәҗәгатьтә, мондый чара гомер озынлыгының артуы һәм пенсия законнарын үзгәртү нәтиҗәсендә кирәк, диелә.

Моннан тыш, башлангыч авторы, кешенең 45 яшендә һәм пенсиягә чыккан вакытта йөзе сизелерлек үзгәрә, дип саный. Гражданин 20 елдан соң паспорттагы үз фотосурәтенә охшамаган була.

Кайбер депутатлар, бу башлангыч файда китермәячәк, ә бюрократияне генә арттырачак, дигән фикердә.

https://kiziltan.rbsmi.ru

Фото: gazeta.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X