Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Печән базары» фестиваленә Әлмәткә генә дә барып булачак

5 сентябрь Әлмәт шәһәре һәм нефтьчеләр көне бәйрәмендә беренче тапкыр «Печән базары» фестивале узачак.

 

Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Бөтендөнья яшьләр форумы рәисе Ленария Мөслим сөйләде.

«Фестивальне районнарда оештырып карарга ниятләр бар иде. Шулай итеп, „Печән базары”н Әлмәткә алып чыгарга булдык. Әлмәт — яшь шәһәр, анда яшьләр дә күп. Фестивальне дә "Печән базары": Әлмәт белән танышу“ дип атадык. „Печән базары“ — сату, алу, туклану гына түгел, ул балалар, уку, лекторийлар һ.б. мәйданчыгы да. Әлмәттә барлыгы җиде мәйданчык булачак», — диде ул.

Фестивальдә 25кә якын дизайнер үзенең продукциясен тәкъдим итәчәк. Казандагы фестивальдә чит төбәкләрдән дә килгәннәр иде, Әлмәттә исә бары тик Татарстан дизайнерлары гына булачак.

 Программа:  http://almet-rt.ru/news/afisha/pechn-bazary

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев