Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Пенсионер мошенникларга 500 мең сум акча тапшырган

Казанда яшәүче 75 яшьлек хатын-кыз мошенниклар кулына 500 мең сум акчасын тапшырган.

4 февраль кичендә пенсионерның өй телефонына елаган тавыш белән билгесез ханым шалтырата һәм аны машина бәрдерүен, ә машина йөртүченең аның аркасында реанимациягә эләгүен хәбәр итә.

Пенсионер ханым аңа оныгы шалтырата дип уйлый. Аннары бер ир-ат шалтырата, ул үзен оныгының адвокаты дип таныштыра, «мәсьәләне җайга салу өчен» 900 мең сорый, югыйсә кызга төрмә срогы яный дип куркыта.

Зыян күрүче үз адресын әйтә һәм 15 минуттан ишеккә «ышанычлы кеше» шалтырата. Пенсионер курьерга 500 мең сум күләмендә булган бөтен акчасын биреп җибәрә.

Соңрак хатын-кыз оныгы белән шалтыратыша һәм аның белән бар да тәртиптә булуы ачыклана.

Әлегә «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

http://Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/society/09-02-2022/kazanda-yash-che-pensioner-moshenniklarga-500-me-sum-akcha-tapshyrgan-5848962

https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсионер обманули пенсионера мошеннник