Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Пенсия фондында кемнәрнең пенсиягә 50 яшьтән чыга алуы хакында сөйләделәр

Россия Президенты Владимир Путин элегрәк пенсияләрне инфляция дәрәҗәсеннән югарырак күләмдә – 8,6 процентка индексацияләргә кушкан иде.

Өчтән күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы аналар пенсиягә вакытыннан алда чыга алачак. Бу хакта Россия Пенсия фонды хәбәр итә.

 Әйтик, биш бала тәрбияләүче хатын-кызлар лаеклы ялга 50 яшьтән чыга алачак. «Кирәкле иминият стажы — 15 ел», — диелә ведомствоның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә.

 Әгәр гаиләдә өч бала икән, хатын-кызларның пенсиягә — 57, дүрт бала булса 56 яшьтән чыгу мөмкинлеге бар.

 Элегрәк экспертлар эш стажы зур булган һәм даими эш урыны булмаган пенсия алды яшендәге кешеләр дә лаеклы ялга вакытыннан алда чыга ала дип белдергән иде.

 

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев