Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Пенсия ничек тупланып бара? Интернеттан кара

Булачак пенсияңнең ничегрәк тупланып баруын белү өчен хәзер белгечләргә мөрәҗәгать итү дә кирәкми. Интернет аша карарга мөмкин. Кайдан, ничек карарга? Бу турыда җирле массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләренә Россия Пенсия фондының Лениногорск идарәсе начальнигы Наил Шәйхетдинов аңлатты. Әлеге электрон сервис "Иминиятләштерелгән гражданның шәхси кабинеты" дип атала һәм Пенсия фонды идарәсе сайтында -...

Булачак пенсияңнең ничегрәк тупланып баруын белү өчен хәзер белгечләргә мөрәҗәгать итү дә кирәкми. Интернет аша карарга мөмкин.
Кайдан, ничек карарга? Бу турыда җирле массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләренә Россия Пенсия фондының Лениногорск идарәсе начальнигы Наил Шәйхетдинов аңлатты.
Әлеге электрон сервис "Иминиятләштерелгән гражданның шәхси кабинеты" дип атала һәм Пенсия фонды идарәсе сайтында - www.pfrf.ru да урнаштырылган. Анда керү өчен Бердәм идентификация системасында яки Россия дәүләт хезмәте порталында - www.gosuslugi.ru да теркәү узарга кирәк. Шуннан соң кереп, һәркем үзенең хезмәт стажы озынлыгын, пенсия балларының күпме булуын белә ала. Чөнки 2015 елның 1 гыйнварыннан иминият пенсиясенең күләме яңа формула буенча - пенсия балларына карап исәпләнә.
Сервис хезмәт эшчәнлеге чорлары, эшләгән урыннар, эш бирүченең страховка кертеме күчерүе турында мәгълүмат бирә. Шунысы мөһим: шәхси кабинеттагы мәгълүматлар эш бирүче тарафыннан бирелгән мәгълүмат нигезендә формалаша. Шуңа кем дә булса, андагы мәгълүматлар тулы түгел дип саный икән, бу хакта эш бирүчегә әйтергә, алар Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Сервиста шулай ук гражданинның шәхси исәп торышын ("бәхет хатлары") карап, аны кәгазьгә чыгарырга була. Пенсия тупланмалары турында да мәгълүмат биредә урнаштырылган.
Болардан тыш, пенсия калькуляторы ярдәмендә булачак пенсия күләмен дә (2015 ел бәяләре белән) исәпләп чыгарырга мөмкин. Шәхси кабинет аша Пенсия фондына язма мөрәҗәгать җибәрергә, приемга язылырга, кирәкле документларга заказ бирергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсионер