Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Пенсияләр инфляция дәрәҗәсеннән югарырак индексацияләнәчәк

2024 елга пенсияләр уртача 3 меңгә — 17 481 сумнан 20 меңгә кадәр артыр дип планлаштырыла.

Россиялеләрнең пенсияләре инфляция дәрәҗәсеннән югарырак индексацияләнәчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин еллык матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Россия Перзиденты Владимир Путин Министрлар кабинетының пенсияләрне индексацияләүгә кагылышлы вәгъдәләрне үтәргә тиешлеген ассызыклады.

«Россия Федерациясе хөкүмәте узган елларда вәгъдә ителгәнне үтәү өчен барысын да эшләргә тиеш. Моңа кадәр без аны эшләп килә идек. Быел да эшләрбез», — диде ул.

Аның сүзләренә караганда, үзгәрешләр көч структураларында эшләүчеләргә дә кагылачак. Хокук саклау органнары һәм көч структурасы хезмәткәрләренең керемнәре тигезләнәчәк.

Ел саен пенсияләрне индексацияләү турындагы закон 2018 ел белән билгеләнә. 2024 елга пенсияләр уртача 3 меңгә — 17 481 сумнан 20 меңгә кадәр артыр дип планлаштырыла.

 

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев