Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Президент Рөстәм Миңнеханов Лениногорскида булып китте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген эшлекле сәфәр белән Лениногорскига килде. Аның төп максаты - Лениногорск шәһәре оешуның 60 һәм "Лениногорскнефть" идарәсенең 70 еллыгына әзерлек эшләре белән танышу иде. Ул юбилейларга төзелүче һәм ремонтланучы объектларны карады. Андагы эш барышы белән танышты. Аны "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры Наил Маганов, министрлык, ведомство җитәкчеләре...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген эшлекле сәфәр белән Лениногорскига килде. Аның төп максаты - Лениногорск шәһәре оешуның 60 һәм "Лениногорскнефть" идарәсенең 70 еллыгына әзерлек эшләре белән танышу иде.
Ул юбилейларга төзелүче һәм ремонтланучы объектларны карады. Андагы эш барышы белән танышты. Аны "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры Наил Маганов, министрлык, ведомство җитәкчеләре озатып йөрде.
Юбилейга төзелүче иң мөһим объектларның берсе - 2 нче мәктәп. Президент үзенә ошап бетмәгән якны да билгеләп үтте, эшчеләр салкында эшли, ди, ә отделка эшләре җылыда тиешле таләпләргә җавап бирерлек итеп башкарылырга тиеш. "Мәктәпне төзеп бетерергә кирәк, 1 сентябрьгә балалар яңа бинага укырга килерлек булсын", - диде.
Шуннан соң Мәдәният сараендагы капиталь ремонт барышын карады, илле ел яшәү дәверендә әлеге мәдәни бинага беренче кат ныклап ремонтка тотындылар.
Президент Мәдәният сараеның бик матур бина булганлыгын, колонналап эшләнгәнлеген әйтте, ремонттан соң архитектурасы үзгәрмәсен иде, иң мөһиме - эшләр сыйфатлы башкарылсын, диде. Аннан төсләр гаммасын сайлау буенча ныклап уйларга кушты, нефть тематикасын кертергә тәкъдим итте.
Шәһәрдә ремонт эшләре балалар хастаханәсендә дә алып барыла. Ул вакытлыча башка урынга күчеп, хәзер бинада монтажлау эшләре үткәрелә. Шулай ук бик иске, яхшылап ремонт күрмәгән бина иде. Шулай ук юллар төзелеше дә читтә калмас, йорт фасадлары да.
- Бәйрәм бик матур үтәргә, халыкта уңай кичерешләр калырга тиеш", - диде Президент. - Юбилей ул - объектлар тапшыру да, шәһәрне матурайту, яшәү өчен уңай шартлар тудыру, хезмәт шартларын яхшырту, һәм, иң мөһиме: халык эшләгәнне күрсен, куансын иде".
Президент сугыш ветераны янында булып, аңа медаль тапшыруы турында әйтеп үтте. Сугышта булган, аннан соң 47 ел буена бораулаучы булып эшләгән сугыш ветераны - 92 яшьлек Габделхак абый Латыйпов. Ул Мөэмин-Каратайда туып үскән, 1942 елда сугышка китеп, 1949 елда гына демобилизацияләнә.
Юбилейлар елында, бигрәк тә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан бер ветеран да игътибарсыз калырга тиеш түгел, диде.
Киңәшмәдә якынча бәйрәм чаралары турында да әйтелде. Тагын бер хәбәр залда утыручылар өчен көтелмәгән булды. Район башлыгы чыгышында киләчәктә шәһәргә заманча ЗАГС бинасы да кирәк булуын әйтеп үткән иде. Чыннан да, торак йортның беренче катында урнашкан бина хәзерге заман таләпләренә бөтенләй туры килми, кайчакта яшьләр хәтта башка шәһәргә барып язылышырга мәҗбүр.
Президент залда утыручыларга көтмәгән сюрприз ясады: ЗАГС бинасын быел төзергә кирәк, ул - киләчәгебез бит, дип әлеге мәсьәләнең финанс якларын хәл итеп бетерү бурычын куйды.
Алсу Миңнебаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент в Лениногорске 2015