Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Путин ана капиталын шәхси белем бирүгә түләү өчен файдаланырга рөхсәт итте

Россия Президенты Владимир Путин шәхси эшкуарлар тарафыннан күрсәтелә торган белем бирү хезмәтләренә түләү өчен ана капиталы акчаларын файдаланырга мөмкинлек бирә торган законны имзалады. Шул хактагы документ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

РФ Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин элегрәк белдергәнчә, бу мәктәпкәчә белем бирүнең үтемлелеген арттырырга ярдәм итәчәк, чөнки ата-аналар ана капиталын белем бирү эшчәнлегенә лицензиясе булган шәхси балалар бакчаларына түләүгә тота алачак.

Шунысын да искәртик: ана капиталы буенча түләүләр быелның 1 февраленнән индексацияләнде. Хәзер аның күләме беренче балага – 524,5 мең, икенчесенә 693,1 мең сум тәшкил итә. Әлеге акчаны шулай ук торак шартларын яхшыртуга, инвалид балаларны социаль тернәкләндерү чыгымнарына түләргә, хатын-кыз пенсиясенең тупланма өлешенә яки 3 яшькә кадәрге икенче баланың айлык түләүләренә юнәлтергә мөмкин.

https://tatar-inform.tatar/news/putin-ana-kapitalyn-saxsi-belem-biruga-tulau-ocen-faidalanyrga-roxsat-itte-5858285

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев