Путин Якутиядәге вәзгыятьне тәүлек буе контрольдә тота
Россия Президенты Владимир Путин Якутиядә табигый катаклизмнар зонасыннан хайваннарны коткарырга чакырды.
Шундый мөрәҗәгать белән ул Россия Федерациясендә су басу һәм табигый янгыннарны бетерү буенча киңәшмәдә чыгыш ясады.
Бу хакта URA.RU хәбәр итә.
Элегрәк Якутиядә урман янгыннары аркасында хатын-кызлар һәм балаларны эвакуацияли башладылар. Торак пунктларга 7 000 гектарлы янгын куркынычы яный. Якутиядәге янгыннар төтене Байкалга сузылды инде. Янгынның гомуми мәйданы 4 млн гектардан артып китә.
https://ura.news/news/1052499390
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев