Лениногорск районында мәктәп укучылары белән профилактик очрашуларны Юл куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы Эльвира Кирдянова һәм дәүләт автоинспекциясе вәкиле Анастасия Ибряева үткәрде.
Әңгәмәләрнең төп темалары түбәндәгеләр булды:
• Юлны кичү кагыйдәләре:
• Яктылыкны кире кайтара торган элементлар: ни өчен эңгер-меңгердә күренеп тору мөһим?
• Транспорт чаралары: велосипедта һәм самокатта кайларда йөрергә мөмкин.
• Яшүсмерләр өчен: питбайклар һәм мотоцикллар белән идарә иткәндә кагыйдәләр һәм җаваплылык.

Нет комментариев