Рамазан аеның 5 бүләге нинди?
ҖӘМГЫЯТЬ

Рамазан аеның 5 бүләге нинди?

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Рамазанда минем өммәтемә биш әйбер бирелде, башка өммәтләргә ул бирелмәде»

    – ураза тотучының авызыннан чыккан ис, миск (ислемай) исенә караганда, Аллаһка күпкә күркәмрәк;
    – авыз ачканчы фәрештәләр уразалы кешегә истигъфар укыр;
    – Рамазан аенда шәйтаннар багланыр;
    – һәр көнне ураза тоткан кеше өчен Аллаһ җәннәтне бизәп торыр;
    – Рамазанның соңгы төнендә Аллаһы Тәгалә тулысынча аны гафу итәр.

Шунда сәхабәләр: «Йә, Расүлуллаһ, ул Кадер кичәсеме?» – дип сораганнар. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм җавап итеп: «Юк, һәр кеше берәр эшен тәмамласа, ахырда хакын алыр», – дип җавап биргән.

Тимергали хәзрәт Юлдашев

 

 https://yashel-uzan.ru

 

 


Нет комментариев