Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район башлыгы мәктәп директорлары белән дистанцион киңәшмә үткәрде

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов мәктәп директорлары белән дистанцион киңәшмә үткәрде.


Киңәшмәдә Рәгать Хөсәенов мәктәп директорлары белән дистанцион укуга күчкәндә туган кыенлыклар турында сөйләште. Сораулар күп балалы гаиләләрдән булган балалар өчен уку процессын оештыруга кагылды. Хәзер интернет онлайн аша белем алу мөмкинлеге булмаган гаиләләр дә махсус контрольдә. Алар белән укытучылар телефон аша элемтәдә торачак, хәзерге вакытта шулай ук эшнең башка форматы турында мәсьәлә дә эшләнә.

Район башлыгы киңәшмәгә кадәр укучылар белән видеоэлемтә аша аралашты, 7 нче, 5нче мәктәпнең һәм Тимәш урта мәктәбенең дәресләрен карады.
Илдә эпидемиологик вәзгыятьне яхшыртуга кадәр дистанцион укыту дәвам итәчәк.

  • РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының укытучыларга һәм ата-аналарга методик ярдәм күрсәтү өчен кайнар линиясе: 8 (800) 200-91-85.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев