Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов 23 февраль бәйрәме белән котлый

Хөрмәтле лениногорскилылар! Кадерле ветераннарыбыз, ил алдында изге бурычларын үтәгән һәм бүгенге көндә тынычлык сагында торган ир-егетләребез! Сезнең барчагызны да Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм!

 

Туган илне саклау, хәрби хезмәт үтү бездә һәр ир-егетнең изге бурычы санала. Ә инде аны хезмәт юлы, тормыш мәгънәсе итеп сайлаганнар халык арасында аеруча хөрмәтле.

Без бүген Бөек Ватан сугышында тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән ветераннарыбыз алдында хөрмәт белән баш иябез, туган илне саклап, интернациональ бурычларын үтәп шәһит киткән якташларыбызның якты истәлекләрен яңартабыз.

Бабайлары, әтиләре үрнәгендә районыбызның хәзерге буын яшьләре хәрби бурычларын намус белән үтәп кайталар. Алар хакында хәрби частьләрдән без бары тик мактау сүзләре язылган рәхмәт хатлары гына алабыз, алар белән чын мәгънәсендә горурланабыз.

Ватанны саклаучылар көне белән котлап, сезнең барчагызга да сәламәтлек, рухи көч, гаилә бәхете, шатлык-куанычлар һәм ил-көннәребезнең тыныч, имин, күгебезнең аяз булуын телим.

 

Рәгать Хөсәенов, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев