Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов 9 май бәйрәме белән котлый

Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары! Хөрмәтле Лениногорск районы халкы!


Еллар узган саен без Бөек Җиңүнең олуг әһәмиятен, рухи дәвамчанлыгын ачыграк аңлый барабыз. Бу изге көндә без сугышта каһарманнарча көрәшкән, хезмәттә тиңдәшсез фидакарьлек күрсәткән, Ватанын өзелеп сөйгән данлы буын вәкиленә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

Сугыш афәте читләп үтмәгән бер гаилә дә юк. Дәһшәтле сугышка киткән 12 мең якташыбыздан яртысы яу кырында ятып калды, күпмесе концлагерь корбаннары булды, госпитальләрдә авыр яралардан вафат булды.

9 май - ул өлкән буынның күз яшьләре, ачлык-ялангачлык аша табылган, үтә кыйммәткә төшкән Җиңү көне. Бу сагышлы бәйрәм, яшь аралаш сөенә торган көн. Без, бүгенге буын, Бөек Җиңү көнен якынайткан ватандашларыбызны һичкайчан онытмаска, һәлак булганнарны искә алырга, исәннәр турында һәрчак кайгыртырга тиеш.

Күпме кайгы-хәсрәт кичергән җиребезгә бүтән беркайчан да сугыш афәте килмәсен иде. Сезнең һәркайсыгызга саулык, сәламәтлек, иминлек, гаиләләрегезгә бәхет, тынычлык телим. Бөек Җиңү бәйрәме белән!

Рәгать Хөсәенов, район башлыгы, шәһәр мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев