Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов җирле газетларга язылу бүләк итте

Шушы көннәрдә күп балалы гаиләләргә һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалары булган гаиләләргә җирле газеталарга язылу бүләк иттеләр.

Россия көне һәм Социаль хезмәткәрләр көне алдыннан мондый бүләкне раойн башлыгы Рәгать Хөсәенов бүләк итте.
2020 елның икенче яртыеллыгында әлеге гаиләләрнең  өйләренә “Лениногорские вести” һәм “Заман сулышы” газетлары киләчәк.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәр язылу чорында шулай “Подписка бүләк ит” акциясендә үзе катнашып, үзе үрнәк күрсәтеп, гаиләләргә язылу (подписка) бүләк итә. Әлеге хәйрия акциясе традициягә керде. Рәгать Хөсәенов башка оешма-предприятие җитәкчеләрен дә әлеге акциядә катнашырга чакыра.

-    Депутатлар һәм җитәкчеләр, матди мөмкинлек табып, күпбалалы яки физик мөмкинлеге чикләнгән бала тәрбиялүче гаиләләргә шундый бүләк ясый алырлар дип ышанам. Газеталар, интернет булуга карамастан, актуальлеген югалтмый. Район газетлары – бүгенге көндә иң дөрес мәгълүматны җиткерүчеләр, халык үз районындагы яңалыкларны белеп тора. Әлбәттә, һәр гаилә “Лениногорские вести” һәм “Заман сулышы” газетларын яздыртса, бик яхшы булыр иде, - ди Рәгать Галиәгъзамович.

Мэриягә чакырылган гаиләләр хәйрия акциясе өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

Хөрмәтле укучылар, исегезгә төшерәбез. Киләсе яртыеллыкка “Заман сулышы”на язылырга вакыт аз калып бара. Җәйге, бакча мәшәкатьләре белән язылырга соңга калмагыз. Үзегез язылгансыз икән, дусларыгыз, туганнарыгыз, балаларыгызга да бу хакта әйтегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев