Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов Корбан бәйрәме белән котлый

Хөрмәтле лениногорскилылар, кадерле мөселманнар!

 

Сезне чын күңелдән Корбан бәйрәме белән котлыйм!
Әлеге көн — мөселманнар өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе, ул үзара хөрмәткә чакыра, кешеләрне, гаиләне берләштерә. 

Күп еллардан бирле Лениногорск муниципаль районы мөселманнары традицион конфессия вәкилләре белән аңлашып, тынычлыкта гомер итә, җәмгыятьтә тынычлык һәм үзара аңлашуга үзләренең саллы өлешен кертәләр. 

Дини традицияләр - теләсә кайсы җәмгыятьнең әхлакый нигезенең мөһим өлеше булып тора. Лениногорск районында яшәүче барлык халыкларның рухи кыйммәтләрен,  бай мәдәни мирасын саклау һәм арттыру безнең уртак бурычыбыз булырга тиеш. 
Мөселманнарның киләчәктә дә конфессияара диалогны үстерү, халык арасында үзара аңлашуны ныгытуга зур өлеш кертүенә ышанам.   

Әлеге бәйрәм көнендә барыгызга да сәламәтлек, бәхет һәм барлык игелекле башлангычларыгыз,  эшләрегездә уңышлар телим. 

Ленниогорск муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры
Рәгать Хөсәенов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев