Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Районда хокук сакчылары халыкның үзизоляция режимын үтәүләрен тикшерәләр

Лениногорск районында хокук сакчылары халыкның үзизоляция режимын үтәүләрен тикшерәләр. Шәһәргә керү урыннарында юл-патруль хезмәте вәкилләре тәүлек буе эшлиләр.

 

Бүгенге вакытта автоинспекторларның мобиль төркемнәре шәһәрдән чыгучы һәм керүче машиналарны тикшерү белән мәшгуль. Эшкә керешкәнче, һәр хезмәткәр бүлектә инструктаж уза. Тикшерү вакытында барлык куркынычсызлык чараларын кулланып,  битлек, перчатка киеп эш итә.

Юл-патруль хезмәте постларында узып баручы һәр машина да туктатыла.  Автоинспекторлар шәһәрдән чыгарга рөхсәт бирүче документларны тикшерә. Бу эштән бирелгән справка яки 2590 номерыннан килгән смс-пропуск булырга мөмкин. Шәһәрдән чыгу һәм керүгә рөхсәт машина йөртүчедә дә, пассажирларда да булырга тиеш. Моннан тыш, хокук сакчыларына паспортны да күрсәтергә кирәк.
Әгәр дә гражданинда тиешле документлар булмаса, беренче тапкырга аңа кисәтү генә ясыйлар һәм машинаны кире боралар. Әгәр дә хокук бозу кабатлана икән, административ протокол төзелә. Штрафлар күләме 1 мең сумнан башлана. Физик затлар өчен алар 30 мең сумга кадәр җитә,  ә инде вазыйфаи һәм юридик затлар өчен тагы да күбрәк.

Барлыгы мондый юл-патруль хезмәте постлары шәһәрнең 4 урынында эшли. Рейдлар нәтиҗәләре буенча  РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.6.1 маддәсе «Гадәттән тыш хәл килеп чыкканда яки аның барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү» буенча Лениногорск районында 60 тан артык беркетмә төзелгән.

Бүгенге көндә машиналарның чыгып йөрүен һәм халыкның җәмәгать урыннарында булуын киметү бик мөһим. Кызганычка каршы, авыру очраклары арта бара. Бүген инде  COVID-19 йоктыру очраклары күрше районнарда да теркәлгән. Барлыгы республикада әлеге диагноз 400дән артык  кешегә куелган.

 Татарстан Республикасының министрлар кабинетында узган онлайн-брифингында әйтелгәнчә, эпидемиолоик вәзгыять яхшырганчы мондый чикләүләр гамәлдә булачак. Ә хәлнең уңай якка үзгәрәчәге күп очракта халыкның әлеге вәзгыятьне аңлавыннан, үзизоляция режимын үтәвеннән торачак.

Гөлназ Хәйретдинова

Фото: ГИБДД РТ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев