Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Районда киләсе елда яңа терлекчелек комплексы барлыкка киләчәк

Узган елның март аенда районда авыл хуҗалыгы җитештерүенең яңа технологияләре белән көчле аграр предприятие – “Август-Лениногорск” җәмгыяте оешты. Ул “Лениногорская агрофирмасы” базасында барлыкка килде.

 

Моңарчы әлеге агрофирмага караган барлык бүлекчәләр хәзер “Август-Лениногорск” җәмгыятенә карый. Җәмгыятьнең инвесторы – “Август” фирмасының генераль директоры – Александр Михайлович Усков.

Әлеге җәмгыять безнең районда  эшчәнлеген киң рәвештә башлады: предприятие үсеше өчен кертелгән инвестицияләр күләме – 1 миллиард сум. Бу сумма авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңартуга, авыл хуҗалыгы җирләрен тулысынча цифрлыга күчерүгә һәм производство объектларын реконструкцияләүгә һәм төзүгә юнәлдерелгән.

Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов әйтүенчә, яңа оешкан хуҗалык булуына карамастан, җәмгыятьнең терлекчелек һәм үсемчелек  өлкәсендә уңышлары бар.

-    Тугыз ай эчендә 2 мең 700 тоннадан артык –  сөт, 206 тонна ит  җитештерүгә ирештеләр. Шулай ук тәүлеклек артым да яхшы бара. Киләчәктә “Август-Лениногорск” Ялтау авылында 400 башка исәпләнгән терлекчелек комплексы төзергә планлаштыра, әлеге комплекс терлекчелек өлкәсендә янә бер яңа адым булыр дигән өметтә торабыз, - ди Илнур Абдерәүф улы.

Җәмгыятьтә тугыз ай эчендә 738 баш бозау туган. Мөгезле эре терлекләр саны – 2 мең 249 баш, шуның 753е – савым сыеры. Аграр хуҗалык үсемчелектә дә яңа агротехнологияләр кулланып эшли. Ашламалар һәм микроэлементлар кертү буенча эш алып барыла, цифрлы программаларны да кулланылышка кертә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев