Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Районда "Трактор-прицеп" операциясе бара

Татарстанда, шул исәптән Лениногорск районы территориясендә «Трактор-Прицеп» операциясе 8 июньдә башланды, 28 июньдә тәмамланачак.


Операция барышында техниканы теркәү кагыйдәләре һәм аңа техник карау уздыру әзерлеге үтәлешенә, техника белән идарә итүченең тракторист-машинист таныклыгында әлеге төр техникага категориясе булуга аерым игътибар биреләчәк. Бу таләпләрне бозучыларга карата катгый чаралар күреләчәк. Тикшерү вакытында кыен хәлдә калмас өчен, әлеге төр техниканы эксплуатацияләүчеләрдән тиешле кагыйдаләрне үтәү сорала.

Авылда эшләүче механизаторларга һәм физик затларга  азык әзерләү вакытында, шулай ук башка авыл хуҗалыгы эшләре вакытында юл йөрү кагыйдәләрен сакларга кирәк, үзйөрешле машиналар һәм аларның тагылмаларына техник куркынычсызлык таләпләрен төгәл үтәргә. Техник яктан төзек булса да, эксплуатацияләүгә керткән җаваплы кешеләргә контрольне тагын да көчәйтергә киңәш ителә.

Илнур Галимов, Гостехнадзорның Лениногорск районы буенча баш инспекторы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев