Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Районыбызның Мичурин авылы җирлегендә күптөрле милләт халкы бердәм яши, күбесе татарча сөйләшә

Лениногорск – күпмилләтле район. Төрле халык вәкилләренең үзара аңлашып, дус яшәүләре белән чын күңелдән горурлана алырлык авыл җирлекләре бар бездә.


 Районыбызның Мичурин авылы җирлегенә Яңа Сережкино һәм Мичурин авыллары керә. Икесендә бергә барлыгы 600гә якын кеше яши. Яңа Сережкинода башлыча чуаш халкы гомер итсә, Мичурин авылында  яшәүче 240 кешенең 86 сы татарлар, калганнары -  чуаш, рус, мордва милләтеннән.

Шунысы кызыклы, нинди милләттән булсалар да, күбесенчә авыл халкы татарча сөйләшә икән. Безнең авылда татар теле – халыкара тел, татар булмаган гаиләләрдә хәтта  өйләрендә дә татарча аралашу гадәткә кергән, диләр мичуринлылар. Бу инде, әлбәттә, биредә яшәүче халыкларның төп дәүләт теле булган татар теленә, җирле традицияләргә, гореф-гадәтләргә зур ихтирам күрсәтү дигән сүз.

 Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша халыклар бер-берсенең мәдәнияте, яшәү рәвеше, гореф-гадәте, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли,  дуслыгын ныгыта. Ә Мичурин авылы җирлегендә бу бәйрәмнәр тагы да күбрәк. Кайсы милләтнең нинди генә бәйрәме булмасын, аерма юк – татары да, руслары да, чуаш һәм мордвалары да аларны күмәләшеп үткәрәләр. Сабантуй, Нәүрүз, Корбан бәйрәме, Троица, Пасха, Май чабу бәйрәмнәре һәм башкалар да шушы җирлектә яшәүче бар халык катнашында зурлап билгеләп үтелә.


-    Гаилә әгъзаларының уртак бәйрәмнәре, йолалары тормышны баета һәм бизи. Халыкның рухи байлыгы аның үсеш дәрәҗәсен, төрле буын арасындагы мөнәсәбәтләрнең ныклыгын күрсәтә. Бу юнәлештә без, мәдәният хезмәткәрләре дә, үз өлешебезне кертергә тырышабыз. Авылыбызда яшәүче күп кенә гаиләләр үзләренең гаилә ядкәрләре булган истәлекле хатлар, фотолар, кыммәтле әйберләр, бүләкләрне кадерләп саклыйлар. Бу бик әһәмиятле традиция. Киләчәктә дә бу шулай дәвам итсен иде, - ди китапханәче Сания Вахитова.

Авыл клубында уза торган бәйрәмнәр дә милли төсмерләргә бай була. Сәхнәдә төрле телдә моңнар яңгырый, һәркайсы үзенчәлекле, һәркайсы кыйммәтле.


-    Безнең җирлектә яшәүче халык үз авыллары өчен җан атып, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булып яши. Мондый бердәмлек эшләрне вакытында һәм тиешле итеп башкарырга мөкинлек  бирә. Авылыбызның чисталыгы, төзек, матур булуы – анда яшәүчеләрнең тырышлыгы. Өмәләргә, зиратларны чистартырга күмәкләп чыгабыз, кат-кат әйтергә дә кирәкми, кешеләребез теләп катнаша. Быел халык тәкъдиме белән үзара салымны 300 сумнан җыешырга булдык, моңарчы 200 дән җыела идек. Никадәр күп акча җыелса, шуның кадәр күбрәк эш башкарылачагын яхшы аңлыйлар. Мичуринда быел шул акчага су линияләрен алыштырдык, юлларны төзекләндерә алдык, киләсе елга зиратка юл салырга ниятлибез. Яңа Сережкинода авылдан бер километр ераклыкта урнашкан зиратка юл сала башладык. Нефтьчеләр ярдәме белән су скважиналарын ремонтладык, коймаларын тәртипкә китердек, – ди Мичурин авылы җирлеге башлыгы Рәмзия Иванова.

Тулырак "Заман сулышы" газетында укыгыз

Фотолар: Мичурин авы җирлегеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев