Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Районыбызның Сходнево-Чертанлы авылында төзекләндерелгән һәйкәл матур итеп балкып утыра

Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгында районыбыз авылларында сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләр яңартылды, яңа төсмер алды. Әлеге гамәл уңай күренеш.


Газетның 24 апрель санында Тимәш һәм Яңа Чыршылы авыл җирлегендәге һәйкәлләр турында язган идек. Күптән түгел Куакбаш авыл җирлегенә керүче Сходнево-Чертанлы авылында да һәйкәл яңартылуы турында хәбәр иттеләр. Куакбаш авыл башлыгы Рушания Әхмәтҗанова белән элемтәгә кердек.

-    Чертанлы авылында һәйкәлебез бик матур булып балкый хәзер. Эшчеләр тырышып эшләп, 9 майга кадәр һәйкәлне өлгерттеләр. Стелладагы исемлек, язулар яңартылды. Стелла артында фон шулай ук тышланды, элеккеге кебек кирпечләр күренеп тормый, - ди Рушания Рафиковна.

Моннан тыш һәйкәл тирәсендәге койма да яңадан ясалган. Эчке якка керү өчен капка куелган, коймада йолдыз фигуралары ясалган.
Керү өлешендә плитәдән юл ясап куйгач, тагын да матураеп киткән. Әлбәттә, әлеге зур эштә нефть предприятиесе булышлык күрсәткән. “Фонд аша эшләнде, һәйкәлнең гомуми суммасы 190 мең”, - ди авыл башлыгы.

Тиздән һәйкәл тирәсендә матур чәчәкләр үсеп китәчәк, бер өлешен – ирис чәчкәләрен утыртканнар инде.
Сходнево-Чертанлы – илгә Советлар Союзы Герое биргән авыл. Монда Герой Евстафий Григорьевич Яковлев туган.

 

Розалия Мостафина

Тулырак "Заман сулышы" газетында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев