Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Региональ каналларны югалтмыйча цифрлы телевидениегә күчеп буламы?

14 октябрьдән Татарстанда, тагын 21 төбәктә федераль телеканалларның аналоглы тапшыруларын туктаталар, бу цифрлы телевидениегә күчүнең финалы була.



Телевизорга кирәкле кирәк җайланмаларны вакытында алып куйган тамашачылар Россиянең 20 топ-каналын карый алырлар. «Аналог»та берничә федераль канал һәм региональ канал кала.

Цифрлы телевидениегә күчү шартларында аналог форматында региональ һәм  муниципаль каналларны калдырып буламы?

Әгәр дә телевизорыгыз DVB-Т2 цифрлы стандартта эшли икән, бу очракта аны дециметрлы яки  бөтен дулкыннарны тота торган антеннага тоташтыру да җитә.
Региональ һәм  муниципаль каналлар төрле районнарда метрлы һәм дециметрлы диапазоннарда күрсәтелә алалар. Аларны ничек кабул итәргә соң? Цифрлы эфир телетапшыруларын карау өчен теләсә кайсы телевизорга всеволновая антенна кирәк, ул аналоговый, шулай ук цифрлы эфир телевидениесе (всеволновая) сигналын кабул итә.
Антенна – цифрлы ТВ белән эшләгәндә кирәкле компонент. Аны аерым урнаштыру берничә очракта таләп ителми. Мәсәлән, сезнең өйдә коллектив антенна булганда. Бу очракта йортның идарәче компаниясеннән антеннаның DVB-T2 форматын тоту-тотмавы турында белешергә кирәк. Әгәр тота икән, антеннаны кушарга була. Әгәр йорттагы гомуми антенна “цифр”ны тотмый икән, аны кую өчен гариза язарга мөмкин.

Хәзерге вакытта иң беренче эш нидән гыйбарәт?


Әгәр дә сезнең телевизорыгыз экраннарында  “А” хәрефе күрәсез икән, димәк, сез аналог эфиры белән файдаланасыз. Әгәр экраннарда “А” хәрефе булмаса, димәк сез цифрлы телевидениене кабель аша яки спутник аша карыйсыз инде, сезгә приставка алырга кирәкми. Бу очракта цифрлы телевидение эфирына күчү үзеннән-үзе башкарыла.

Яңа төрдәге сигналны алу өчен нишләргә?


1.Сезнең   торак пунктында цифрлы эфир трансляциясе булу-булмавын ачыкларга
2. Әгәр телевизор DVB-Т2 цифрлы стандартны хуплый, каналларны карау өчен цифрлы форматта антенна тоташтырырга кирәк. Яисә телевизорга кирәкле  җайланмалар (приставка)  алып куярга кирәк.
3.Приставканы әлеге тоташтыру аша кушканнан соң, андагы “автоматик эзләү” төймәсенә басарга кирәк. Шул ук вакытта телевизорны AV режимына күчерергә кирәк (бу төймә ТВ пультында бар). Шуннан соң приставка булган каналларны сканерлый һәм сез цифрлы телевидение карый алачаксыз.
Сорауларыгыз булса Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының рәсми сайтында танышырга була.

Мин цифрлы телевидениегә тоташканмы?


 Әгәр сез «Карусель» каналын күрсәгез, димәк сез цифрлы телевидениедә. Бу телеканал аналог форматында юк.


Кайнар телефон линиясе: 8-800-222-87-16  
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев