Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Резидә ханым склад мөдиреннән блогерлыкка барып җиткән

Райондашыбыз Резидә Мөхәмәтованы күп кенә интернет кулланучылар “Деревенская блогерша” буларак беләләр. Аның ютубта алып барган каналы шулай атала.

 

Беренчесе уңыш китерә
Бәкердә шифаханәдә күп еллар склад мөдире булып эшләгән Резидә ханым лаеклы ялга чыккач блогерлыкка кереп киткән. Шаяру, кызыксыну катыш кына башланып киткән бу эш инде бүген аның яшәү рәвешенә әйләнгән дисәк тә ялгыш булмас. Аның каналына 42 меңнән артык кеше язылган.

Резидә ханымның лаеклы ялга чыгуына тиздән өч ел тула. Аның күптәнге хыялы - талкыш кәләве милли ризыгын ясарга өйрәнү. Вакыт табып, бик күп тапкырлар ясап караган, өйрәнгән, шактый остарган хуҗабикә. Инде җиренә җиткереп, тиеш булганча килеп чыкты, дип канәгатьләнгәч кенә әлеге татлы ризыкны туганнарга, төрле мәҗлесләргә күчтәнәчкә алып бара башлаган ул. Ә инде табында шундый бик сирәк очрый торган кәләвәне күреп, аның ничек ясалуы белән кызыксынучылар, өйрәнергә теләүчеләр күп булган.

-    Сораулар яудыра башлагач, балалар талкыш кәләвәне ничек ясаганны видеога төшерергә киңәш иттеләр. Шулай булды да. Видеоны ютубка урнаштырдык. Бәлки беренче видеоның сыйфаты да әллә ни булмагандыр, ләкин халыктан бик күп сораулар килә башлады, мастер-класслар үткәрегез әле диючеләр дә булды, – дип искә ала Резидә Мөхәмәтова.

Блогерлыкка нигез шунда салына да инде. Якынча бер ел тирәсе узгач, тагын бер видео куярга булган Резидә ханым. Шуннан соң бик күп хуҗабикәләр талкыш кәләвәне ясарга өйрәнделәр, ди ул.  Аннары кош теле, урама кебек үзебезнең татар халык ризыкларын пешерергә өйрәтүче видеолар яздырып интернет киңлекләрендә урнаштырган.
“Үземә дә күңелле булып китте. Болай тышкы яктан тыныч кына күренсәм дә, аралашырга бик тә яратам мин. Кешеләргә сораулар бирү, аларның сорауларына җавап бирү бик ошый. Сәгатьләр буена да аралашып утырырга риза мин. Вакыт булган арада, җаваплар язарга тырышам. Кызлар рәхмәтләр яудырып торалар”,  – ди блогер.  

 

Кайтып яшәр идек
Шул рәвешле бөтендөнья пәрәвезендә дә бик күп дуслары барлыкка килгән Резидә Мөхәмәтованың, хәтта чит илләрдән дә язылучылары бар. Аш-су турында видеолар куйганнан соң, кайда яшисез, бер дә авылда торганга охшамаган, дип язучылар күп булган.

-    Күрәсең, алар авыл йортын икенче төсле, бүрәнәдән күтәрелгән булырга тиеш дип күз алдына китерәләр. Хәзер бит авыл кешеләре дә шәһәрнекеләрдән ким түгел, зәвыклы җиһазлар куярга, матур йортларда яшәргә тырышалар. Шуңа да язылучыларга бүгенге авыл тормышын да күрсәтәсем килде. Урман, кырлар, тауларыгызны күрсәтегез дип тә яза башладылар. Хәтта авылыгызда эш белән ничек, йортлар сатылмыймы, кайтып яшәр идек диючеләр дә булды, – ди Резидә ханым.

Видеоларын ике телдә дә яздырып бара блогер. Язылучылар арасында төрле кешеләр, шул исәптән чит төбәкләргә китеп яшәүче, шунда туып үскән татарлар бар. Аларга ана телләрен ишетү бик тансык. Америка, Израиль, Германиядән татар теленә өйрәту буенча дәресләр алып барыгыз әле диеп язучылар да бар хәтта. Бәлкем киләчәктә шушы юнәлештә дә эшне алып барып булыр, тырышып карарга исәп бар, ди Резидә ханым.
Авылдашлар да блогерны бик кызыксынып күзәтеп баралар. Араларында видеога теләп төшүчеләр дә, оялучылар да бар, ләкин күбесенчә сокланып карыйлар минем бу эшемә, ди блогер, авылны бөтен дөньяга таныткан өчен рәхмәтләр әйтеп торалар.

Теләк кирәк
Резидә Мөхәмәтова – гаҗәеп тә кызыксынучан кеше. Ул һәрвакыт яңалыкка омтыла, һәрвакыт эзләнүдә. Шуңа күрә видеоларын да халык шулай яратып карый. Авыл тормышымы ул, ризык әзерләүме, бакчадагы көндәлек эшләрме – барысы да язылучылар күңеле аша уза. Видео төшергәндә төрле темаларны күтәреп уйландыра да, шаяртып, җырлар җырлап күңелләрне дә күтәрә ул.

 

Гөлназ Хәйретдинова

Тулысынча "Заман сулышы" газетында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев