Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

РФ мәдәният министры: Татарстанда уникаль эш алып барыла

Ольга Любимова эшлекле визит белән республикага килде.

 

РФ мәдәният министры Ольга Любимова Татарстанның мәдәният өлкәсендәге эшен бәяләде. Бу хакта министр В.И.Качалов исемендәге Казан академия Зур рус драма театры атриумында сөйләде.

«Республикада уникаль эш алып барыла. Күпмедер еллар дәвамында без мәдәни мирас объектларына карата, Мәдәният министрлыгы эшендә иң катлаулы юнәлешләрнең берсе булган дулкынландыргыч мөнәсәбәт күрәбез", - диде Любимова.

Илдә мондый төбәкнең булуы мөһим һәм кыйммәткә ия, дип билгеләде министр. "Татарстан - безнең барлык тәҗрибәләрне, шул исәптән, "Мәдәният" илкүләм проекты буенча да эшли торган төбәк", - дип уртаклашты ул.

Бүген РФ мәдәният министры өчен Качалов исемендәге Казан академия Зур рус драма театры буенча экскурсия уздырдылар.

 

Чыганак: tatar-inform.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев