Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

РФ Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова Татарстанның сайлауларга әзерлеген уңай бәяләде

Республикада бер үк вакытта ТР Президентын һәм муниципаль депутатларны сайлау, шулай ук РФ Дәүләт Думасына һәм ТР Дәүләт Советына сайлаулар башланды.

 

Татарстан сайлауларга җитди әзерләнде. РФ Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова һәм ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев катнашында РФ Үзәк сайлау комиссиясенең Мәгълүмат үзәге эфирында чыгыш ясады.

"Сезнең эшегез өчен рәхмәт әйтәбез. Зур эш башкарылган. Процесс вакытында бәлки кертүләр дә булыр. Карарбыз, сайлаулар ничек узар", - диде ул.

“Комиссиянең барлык әгъзалары  иминләштерелгән”, – дип билгеләп үтте Кондратьев.

Бүген Татарстанда ТР Президенты һәм муниципаль депутатлар, шулай ук РФ Дәүләт Думасына һәм ТР Дәүләт Советына сайлаулар башланды.

Барлык сайлау участокларында килгән кешеләргә битлекләр һәм перчаткалар тараталар, шулай ук температураны үлчиләр. Моннан тыш, Татарстанда сайлау комиссияләренең барлык әгъзаларын да барлык авырулардан 500 мең сумга иминиятләштергәннәр, шул исәптән Covid-19 коронавирусыннан да.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев