Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рәгать Хөсәенов 8 март бәйрәме белән котлый

Хөрмәтле ханымнар һәм туташлар – районыбызның уңган, тырыш, акыллы, ягымлы хатын-кызлары! Һәммәгезне язгы бәйрәм – 8 Март белән чын күңелдән кайнар котлыйм!

 

Хатын-кыз кешелек дөньясының бер өлеше генә түгел, ул тормыш бүләк итүче илаһи зат та, баласы өчен утка-суга керергә, теләсә нинди авырлыкны җиңәргә сәләтле батыр ана да, тормышта теләсә кайчан ярдәмгә килергә, сүзе я гамәле белән терәк булырга әзер ышанычлы юлдаш та, мәхәббәте белән күкләргә ашыручы, яшәү мәгънәсе бирүче тылсым иясе дә. Күпбалалы әниләргә рәхмәт сүзләре җиткерәм.

Шуның өстенә хатын-кызларыбыз төрле өлкәләрдә хезмәт куеп ил-көнне ышанычлы нигезле, бай һәм көчле итүгә дә үз өлешләрен кертәләр. Бу урында  минем районның төрле тармакларында эшләүче ханым һәм туташларыбызга рәхмәт әйтәсем килә. Сез түземле һәм тырыш, үз эшегезне олы җаваплылык белән, җиренә җиткереп башкарасыз. Уңышларыбызның зур өлеше – сезнең казанышларыгыз!
Исәнлек телим сезгә. Яз бәйрәме күңелләрегездә якты кояш булып кабынсын һәм күңел күтәренкелеге бүләк итсен. Якыннарыгыздан бары хөрмәт һәм ярату тоеп, бәхетле озын гомер кичерегез.

Рәгать Хөсәенов, район башлыгы, шәһәр мэры

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X