Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рәгать Хөсәенов Лениногорск мөселманнарын Корбан Гаете белән тәбрикли

Кадерле райондашлар, мөхтәрәм мөселманнар!

 

Сезне чын күңелемнән Корбан бәйрәме белән котлыйм!
Гасырлар буена әлеге якты бәйрәм мөселман өммәтенең тормышында зур роль уйный, кешеләрне берләштерә, исламга иңдерә, борыңгы тарихка, гореф-гадәтләргә, борыңгылар насыйхәтләренә хөрмәт тәрбияли.

Районыбыз мөселманнары бу традицияләрне үти һәм Корбан бәйрәмен зурлап үткәрә. Лениногорск мөселманнары районыбыз тормышында актив эшчәнлек алып бара, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертә, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне булдыруда катнаша. Әлбәттә, аның эшчәнлеге җәмгыятьтә гражданлык татулыгын булдыруда зур әһәмияткә ия.
Бүгенге көндә районыбызда төрле милләт һәм дин вәкилләренең үзара дустанә, аңлашып яши. Төрле дин вәкилләренең бер-берсенә карата дус-тату, үзара хөрмәт хисләре саклап, ярдәмләшеп яшәве киләчәктә дә туган җиребезнең тотрыклы үсешенә ышаныч тудыра.

Гаиләләрегездә татулык, йортыгызга бәрәкәт, илгә-көнгә иминлек телим!

Рәгать Хөсәенов,
Район башлыгы, шәһәр мэры

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев