Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Роберт Миңнуллинның кызы Таңсылу: Зәңгәр күкләргә карап сине эзләрбез

Роберт Миңнуллинның кызы Таңсылу әтисен озатырга килгән җәмәгатьчелеккә рәхмәтләрен җиткерде.

 

«Кадерле әтиебезне олылап, хөрмәт итеп бирегә килгән һәрбер кешегә кайгыбызны уртаклашканыгыз, догада булганыгыз өчен зур рәхмәт. Әни исеменнән, балалар, оныклар исеменнән рәхмәт әйтәсем килә», — диде ул.

«Бүген татар дөньясы, киң җәмәгатьчелек олы шәхесне озата. Ә без иң йомшак куллы, иң нечкә күңелле, иң нурлы йөзле яраткан кадерле әтиебезне озатабыз. Без бик бәхетле балалар булдык. Бер-ике көн күрмәсәк тә сагына идек без аны. Нык юксынырбыз инде сине! Зәңгәр күкләргә карап эзләрбез. Рәнҗеп китмә! Бәхил бул! Урыннарың җәннәтнең иң түрләрендә булсын! Догада булыгыз!», — диде ул күз яшьләре белән.

 

https://tatar-inform.tatar

 



 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев