Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Роман Шәйхетдинов: Төзәтмәләр мәгълүмати-технологик үсеш өстенлеген ныгытачак

.Татарстан Премьер-министры урынбасары, Иннополис үсешен контрольдә тотучы Роман Шәйхетдинов Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирүдә катнашты.

 

«Иннополис һәм гомумән, технологик үсеш өчен иң кызыклы төзәтмәләрнең берсе — 114 маддәне үзгәртү. Ул безнең илнең мәгълүмати-технологик үсеш өстенлеген билгели. Хәзер илләр беренче чиратта технологик һәм кеше капиталлары буенча үзара ярыша», — диде Роман Шәйхетдинов.

Аның сүзләренчә, бу төзәтмә цифрлы җәмгыятьтә иминлек институтларына ярдәм итәчәк, Россия халкының шәхси мәгълүматларын саклаячак, дәүләт секторында да, материаль җитештерү тармакларында да цифрлаштыру үсешен көчәйтәчәк, шулай ук кеше капиталын актив үстерүне тәэмин итәчәк.

Башка актуаль төзәтмәләрдән ТР Премьер-министры урынбасары гражданлык җәмгыятенә, никах һәм гаилә институты үсешенә ярдәм итүне һәм гражданнарның социаль гарантияләрен атады.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/politics/30-06-2020/roman-sh-yhetdinov-t-z-tm-l-r-m-g-l-mati-tehnologik-sesh-stenlegen-nygytachak-5753249

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев