Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Росавиация халыкара очышларга тыюны 1 августка кадәр озайтты

Росавиация халыкара очышларга тыюны 1 августка кадәр озайтты. Һава транспорты федераль агентлыгы (Росавиация) чит ил кешеләренең Россиягә керүен тыюны 31 июльгә кадәр озайтты. Шул хактагы телеграмма алу турында Домодедовода һәм S7 авиакомпаниясендә әйттеләр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

 

Март ахырыннан мондый документлар ай саен чыгарыла. Яз көне хөкүмәт коронавирус пандемиясе аркасында халыкара даими һәм чартер рейсларын туктатты, бу исә керүне генә түгел, читкә чыгуны да тыю дигәнне аңлата.

Йөк, почта, санитар һәм гуманитар рейслар, техник хезмәт күрсәтү өчен буш самолетларны куу, ил территориясендә илтеп җиткерү (экипажны алыштыру) өчен транзит очышлар һәм хөкүмәтнең аерым карарлары буенча очышлар искәрмә булып тора.

Басма әңгәмәдәшләре аңлатканча, халыкара элемтә ачу турында карар кабул ителгәч, Росавиация яңа телеграмма чыгарачак.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X