Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Роспотребнадзор белгечләре хәлне тотрыкланганчы Кытайга барудан вакытлыча баш тартырга куша

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына Кытайдан коронавирус кертү куркынычын булдырмау өчен республикада күрелә торган чаралар турында җентекләп сөйләргә кушты. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Татарстан кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматларына караганда, «Казан» һәм «Бигеш» аэропортларында имин булмаган төбәкләрдән килгән барлык кешеләргә стационар һәм күчмә җылылык күзәтү җиһазларын кулланып икеләтә контроль үткәрелә.

Бүгенге көндә «Казан» һәм «Бигеш» аэропортларында 181 рейс каралган, шул исәптән 7се Кытайдан, барлыгы 31 меңнән артык кеше тикшерелгән, шул исәптән Кытайдан килгән 2,5 мең пассажир һәм экипаж әгъзалары. Йогышлы авырулар һәм температура билгеләре булган затлар ачыкланмаган.

Республикада хастаханәдән тыш пневмония белән авыручылар санының уртача еллык дәрәҗәсе артуы күзәтелми, грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны да эпидемия дәрәҗәсендә түгел.

Коронавирус белән килеп чыккан авыру очракларын кисәтү максатларында, Роспотребнадзор белгечләре хәлне тотрыклыландырганчы Кытайга барудан вакытлыча баш тартуны, ә башка илләргә барырга планлаштырганда эпидемиологик хәлне ачыклауны сорый. Мөмкин булганча, чит илдә хайваннар һәм диңгез продуктлары сатыла торган базарларга йөрмәскә, термик эшкәртелгән азыкны һәм шешәгә тутырылган суны гына кулланырга кирәк. Шулай ук зоопаркларга, хайваннар җәлеп ителә торган мәдәни-массакүләм чараларга барырга да киңәш ителми.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев