Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Роспотребнадзор кафе һәм рестораннарны ачу өчен тәкъдимнәр әзерләде

Роспотребнадзор, Covid-19 таралу куркынычы булу сәбәпле, җәмәгать туклануы эшләрен оештыру буенча тәкъдимнәр әзерләгән. Бу документ рәсми сайтта чыкты. Аны федераль ведомство җитәкчесе, Россия баш дәүләт санитария табибы Анна Попова имзалаган.

 

Яңа тәкъдимнәр буенча өстәлләр арасы ерагайтылды. «Җәмәгать туклану предприятиеләрендә өстәлләрне 1,5 метр ераклыкта урнаштырырга», — диелгән тәкъдимнәрдә. Элеккеге документта бер метр турында сүз барган иде.

Моннан тыш, кафе һәм ресторан хуҗалары хезмәткәрләренең температурасын көн саен үлчәргә һәм алар белән бергә яшәүчеләрнең хәле белән кызыксынырга тиеш. Хезмәткәрләрне битлек белән тәэмин итәргә, соңрак шәхси саклану чараларын җыеп алырга һәм ташларга кирәк булачак.

Хуҗалар көн саен дымлы җыештыруны һәм 2-4 сәгать саен эш урыннарын дезинфекцияләүне оештырырга, шулай ук бүлмәне җилләтергә тиеш. Юу һәм дезинфекцияләү чаралары ким дигәндә биш көнгә җитәрлек булырга тиеш.

Шулай ук  Роспотребнадзор кафе һәм рестораннарда сыйфатлы савыт-саба кулланырга киңәш итә. Алар кителмәгән һәм ярылмаган булырга тиеш. Аларны савыт юу машинасында яки махсус дезинфекция чаралары кулланып, юарга кирәк. Әгәр хуҗалар бер тапкыр кулланылышлы савытлар кулланырга хәл итсә, аны юк итүне дә кайгыртырга тиеш.

 

https://tatar-inform.tatar/news/society/01-06-2020/rospotrebnadzor-kafe-m-restorannarny-achu-chen-t-k-dimn-r-zerl-de-5746925

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев