Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Роспотребнадзор: Лениногорск мәктәпләреннән өйдә укучылар да бар

Кайбер сыйныфларда авыручылар күп булу сәбәпле, Татарстанда 690 бала өйдә утыра. Бу турыда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

 

«Бүгенгә Казанның 27 мәктәбеннән, Лениногорск белән Чаллының берәр мәктәбеннән, барлыгы - 29 сыйныф, ягъни 690 бала өйдән укуын дәвам итә», — диде спикер.

Искәртеп үтик, әгәр сыйныфта укучыларның 20 проценты яки күбрәге авырый икән, сыйныфлар дистанцион укуга күчә. Бу карарны мәктәп җитәкчелеге яки Мәгариф идарәсе кабул итә.

Татарстанда уку елы башыннан температура һәм ОРВИ  симптомнары булган 6162 укучы мәктәпкә кертелмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев