Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Роспотребнадзор мәктәптә укытуда смартфоннарны куллануны тыйды

Яңа санитар кагыйдәләр буенча, балаларның укуда шәхси кәрәзле телефоннарын куллануы тыела.

 

РИА Новости Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең санитар күзәтчелек идарәсе башлыгы Ирина Шевкунга сылтама белән хәбәр итүенчә, бу планшетларга һәм ноутбукларга кагылмый.

Элегрәк балаларның якынча 80 проценты смартфоннардан файдаланган, дип белдерде Балалар гигиенасы һәм сәламәтлеген саклау фәнни-тикшеренү институты директоры Владислав Кучма. Ул бу уку һәм мәгълүмат эзләү өчен иң уңайсыз чара: экран артык кечкенә, дип искәртте. Белгеч фикеренчә, ул кимендә 12 дюйм булырга тиеш. Шулай ук шрифт күләме һәм дисплейга кадәр ара санитар нормаларга туры килми.

Роспотребнадзор балаларның ата-аналары белән элемтә яки аралашу өчен смартфоннар йөртә алуын әйткәннәр инде, тик укыту өчен компьютерлар, планшетлар, моноблоклар яки интерактив такталар кулланылырга тиеш.

Хәзер «Балалар һәм яшьләрне тәрбияләү һәм укыту, ял итү һәм сәламәтләндерү өлкәсендә Роспотребнадзор тарафыннан кабул ителгән яңа санитар кагыйдәләр» темасына җәмәгать тыңлаулары уза.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев