Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Роспотребнадзор: Татарстан укучылары өчен чыгарылыш кичәләре үткәрергә мөмкин

Татарстанда мәктәпләрне тәмамлаучылар өчен тантаналы чаралар үткәрүне тыю өчен нигез юк.

Бу хакта «Татар-информ» да матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның  Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.

«Узган ел чыгарылыш кичәләре һәм аттестатларны тантаналы тапшыру үткәрелмәде диярлек, кайбер чикләүләр булды. Бүген без чыгарылыш сыйныф укучылары өчен аттестатлар тапшыру буенча тантаналы чаралар уздыруны тыю өчен нинди дә булса чикләүләр күрмибез. Бу чараларны үткәрү мөмкин дип саныйбыз, — диде спикер.

Авдонина сүзләренчә, мәктәпнең актлар залы санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәгәндә, чыгарылыш укучыларын, укытучыларны һәм ата-аналарны сыйдыру мөмкинлеге бирә.

«Гадәттә кафеда яки ресторанда үткәрелә торган чыгарылыш кичәсен оештыру өчен бүгенге көндә гамәлдә булган кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Әгәр бер сыйныф бәйрәм итә икән, залда башкалар булмасын иде. Барлык тиешле профилактика чараларын үтәргә кирәк», — дип йомгаклады ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев