Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Роспотребнадзорда мәктәпләрдә чаралар үткәрү тыелу турында искәрттеләр

Татарстанда мәгариф учреждениеләрендә күмәк чаралар үткәрү тыела. Бу хакта мәктәпләрдә көзге концертларның традицион сезоны алдыннан Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина искәртте.

 

«Мәгариф оешмаларында күмәк чаралар ел ахырына кадәр тыелган. Бездә сыйныфларны һәм параллельләрне берләштерү тыела», — диде спикер.

Республиканың баш санитария табибы сөйләвенчә, балалар бакчаларында чаралар (утренник) рөхсәт ителгән, әмма ата-аналар, фотограф һәм видеооператор чакырырга рөхсәт ителми. Мондый чаралар балалар өчен генә үткәрелә, аларда бер төркем һәм аларның тәрбиячеләре генә була ала.

Югары һәм урта махсус уку йортлары студентларына да концертлар оештырырга ярамый.

«Күмәк чаралар гомуми белем бирү учреждениеләренең эшен оештыручы яңа санитария кагыйдәләре белән тыелган, алар агымдагы елның июлендә үз көченә керде», — дип искәртте Марина Патяшина.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев