ҖӘМГЫЯТЬ

«Россия» күргәзмә-форумында Татарстан хатын-кызларының казанышлары турында сөйләячәкләр

«Россия» күргәзмә-форумында «Хатын-кызлар: традицияләрне саклыйбыз, Россияне үстерәбез» бөтенроссия хатын-кызлар форумы узачак.

Анда Татарстан вәкилләре дә чыгыш ясаячак, ә республика стендында аерым программа тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

Гомумән алганда, форумда фән, мәдәният һәм иҗатның төрле өлкәләреннән экспертлар җыела. Хәзерге җәмгыятьтә хатын-кызның мөһим роле турында сөйләшүдән һәм актуаль проблемалар турында фикер алышудан тыш, яңа проектлар презентацияләре оештырылачак һәм театр күренешләре күрсәтеләчәк, мастер-класслар узачак.

"Т.И."


Нет комментариев