Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә ана капиталы алу яшен чикләргә мөмкиннәр

Бу хакта Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкаяга сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

Ана капиталы программасын 2026 елдан соң озайту вакытында төзәтергә тәкъдим ителә. Тиешле мөрәҗәгатьне депутатлар Россия хөкүмәтенә җибәрде. Документта соңгы елларда тууының гомуми коэффициенты кимүе турында әйтелә. Шул ук вакытта, Ана капиталы икенче бала өчен генә түләнгәндә, 2006 елдан 2013 елга кадәр тууының гомуми коэффициенты 1,3 дән 1,7−1,8 гә кадәр үскән, дип билгеләп үтте депутатлар.

Ана капиталы Россия гаиләләренә ярдәм итү дәүләт программасы, аның гамәлдә булу вакыты 2007 елның 1 гыйнварыннан 2026 елның 31 декабренә кадәр исәпләнгән. Башта түләүне алуга икенче, өченче һәм аннан соңгы балаларын тапкан яки уллыкка алган хатын-кызлар дәгъва итә алган. 2020 елдан ана капиталы шулай ук беренче бала тууы өчен түләнә башлый. 

Социаль фонд мәгълүматлары буенча, узган ел россиялеләр ана капиталына 911 902 сертификат алган. 
2024 елда ана капиталы күләме беренче балага — 631 мең сум, икенче һәм аннан соңгы балага 834 мең сум тәшкил итәчәк. Бу хакта РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков белдерде.Аның сүзләренчә, сумма инфляция дәрәҗәсенә яки 7,5 процентка артачак.

"Ш.К."

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев