Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә биометрик чит ил паспортларын яңадан бирә башладылар

Бу хакта «Известия» газетасы Гознак компаниясенә сылтама белән хәбәр итә.

Россиядә биометрик чит ил паспортларын яңадан бирә башладылар.

Паспортларны яңадан бирә башлаулары һәм моның стандарт режимда алып барылуы хакында элегрәк хәбәр ителгән иде. Әмма гаризалар күп булу сәбәпле, паспорт алу вакыты озаерга мөмкин.

2 февральдә яңа үрнәктәге электрон чит ил паспортлары алырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итү вакытлыча туктатылган иде. Гознак компаниясендә моны документларга сорау зур булу аркасында килеп чыккан техник сәбәпләргә бәйләп аңлаттылар.

Яңа чит ил паспортлары уникаль чип белән җиһазландырылган, шуңа күрә алар биометрик документ санала. Яңа үрнәктәге паспортлар 10 елга исәпләнгән.

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев