Россиядә COVID-19 белән авыручылар арткан
Россиядә соңгы атнада коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны 30,1 процентка арткан.
Соңгы атнада Россия Федерациясендә коронавирус белән авыручы 3781 кеше хастаханәгә озатылган, бу узган атна белән чагыштырганда 19,2 процентка күбрәк. Госпитализация саны Россиянең 56 субъектында, шул исәптән 28 төбәктә артты, дип билгеләп үтәләр оператив штабта.
Коронавирус инфекциясеннән савыгучылар саны бер атна эчендә 20 754 булган, бу узган атнага караганда 32 процентка күбрәк. 61 кеше вафат булды, дип төгәллек кертәләр оператив штабта.
Фото: https://photo.tatar-inform.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев