Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядәге соңгы җанисәптә кимендә ярты миллион татар исәпкә алынмаган

2021-2022 еллардагы Бөтенроссия халык санын алу вакытында 17 миллион кеше милләтен күрсәтмәгән, аларның ким дигәндә ярты миллионы – татарлар, дип саный Россия академиясе Этнология һәм антропология институтының элеккеге директоры һәм Россиянең милләтләр эшләре буенча элеккеге министры Валерий Тишков.

«Җанисәп пандемия, халык исәбен алучылар эшен җитәрлек дәрәҗәдә финансламау, Дәүләт хезмәтләре интернет-порталы аша халык исәбен алуга яхшылап әзерләнмичә күчү, гаммәви мәгълүмат чаралары һәм социаль реклама тарафыннан шундый мөһим кампанияне тулысынча игътибарсыз калдыру аркасында начар узды. 17 миллион кеше (барлык халыкның 13 проценты!) милләтен күрсәтмәде. Шуларның ким дигәндә 13,5 миллионы – руслар, 0,5 миллионы - татарлар», - дип язган Тишков социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Республикалардагы «титул милләтләр» җанисәптә актив катнашты, әмма күпчелеге «үз» республикаларыннан читтә яшәгән халыклар (мордвалар, татарлар һ.б.) тиешенчә исәпкә алынмады, дип саный галим.

https://tatar-inform.tatar/news/valerii-tiskov-rossiyadage-songy-anisapta-kimenda-yarty-million-tatar-isapka-alynmagan-5865860

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев