Россия Финанслар министрлыгы иткә салым кертелмәячәк дип белдерде
Россия Финанс министрлыгы иткә салым кертелмәячәк дип белдерде. Бу хакта ТАСС ведомствоның матбугат хезмәте белдерүенә сылтама белән хәбәр итә.
«Россиядә иткә салым кертү планлаштырылмый. Россия Финанс министрлыгы салым законнарына шундый төзәтмәләр әзерли алмый. Бу мәсьәлә турында бернинди фикер алышулар да юк», — дип яза ТАСС.
Элегрәк РФ Президентының цифрлы һәм Технологик үсеш мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Дмитрий Песков иткә салым кертү мөмкинлеге турында хәбәр иткән иде.
фото https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев