Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россия Гидрометеоүзәгендә октябрь аеның җылы булачагын фаразладылар

Октябрь аенда Россия территориясенең күпчелек өлешендә температура нормадан бер-ике градуска югарырак булачак. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгы Гидрометеоүзәкнең октябрь аена ясаган фаразына сылтама белән хәбәр итә.

 

«Территориянең күпчелек өлешендә айлык явым-төшем күләме уртача күпьеллык күрсәткечләргә туры килер дип көтелә; Мурманск өлкәсе, Карелия, Архангельск өлкәсенең төньягы, Ненец автономияле округының көнбатышында — күбрәк; Башкортстан һәм Оренбург өлкәсенең көнчыгышында нормадан азрак», - диелә синоптиклар фаразында.

Кайбер төбәкләрдә октябрь аенда айлык явым-төшем күләме уртача күпьеллык күрсәткечләрдән кимрәк булачак. Бу Урал федераль округының көньягына, Омск һәм Новосибирск өлкәләренә, Алтай крае, Иркутск өлкәсе һәм Бурятиянең көнбатышына, Якутия һәм Чукот автономияле округының төньягына кагыла. Амур өлкәсендә, Хабаровск краеның төньягында һәм Камчатка краеның көнчыгышында, киресенчә, ул нормадан артып китәчәк.

Һава температурасы да уртача күпьеллык күрсәткечләрдән югарырак булачак. Аномалия, нигездә, 1-2 градус тәшкил итәр дип көтелә, ә Себер федераль округы, Эвенкия, Красноярск краеның Турухан районы, Якутиянең көнбатышы, Бурятия, шулай ук Байкал арты краенда ул тиешле нормада булачак.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев