Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россия Хезмәт һәм мәшгульлек хезмәте өстәмә ял көннәре өчен түләү тәртибен аңлатты

Бәйрәм алдыннан эш бирүче инициативасы буенча бирелгән өстәмә ял көннәре түләнергә тиеш. Бу хакта Россия Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте Ватанны саклаучылар көне һәм Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан искә төшерә. Бу турыда «Российская газета» яза.

 

Ведомствоның матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, өстәмә ял көне эш вакыты нормасын киметә. Бу хезмәт хакының кимүенә китерергә мөмкин.

«Шуңа күрә, әгәр ял бирү инициативасын эш бирүче тәкъдим итсә, соңгысы ял көне өчен түләү мәсьәләсен хәл итәргә тиеш», — диделәр Россия Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә.

 

https://tatar-inform.tatar

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев