Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россия Хөкүмәте 2019 елда ял көннәрен күчерүне планын раслады

Яңа елда Россиядә халкы 10 көн, Беренче майда 5 көн ял итәчәк.


Россиядә яшәүчеләрне Яңа елда 10 көн, Беренче майда 5 көн ял көтә. Бу турыда Россия Хөкүмәтенең 2019 елда ял көннәрен күчерү планын раслаган карарында әйтелгән.

Ял көннәре 5 гыйнварда (шимбә), 6 гыйнварда (якшәмбе) һәм 23 февраль (шимбә) эш көне булмаган көннәргә туры килә. Шуңа күрә бу көннәр 2 майга (пәнҗешәмбе), 3 майга (җомга) һәм 10 майга (җомга) күчерелә.

Шулай итеп, Яңа ел каникуллары ун көн, яки 30 декабрьдән - 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Россия халкы Ватанны саклаучылар көнендә ике көн – 23 һәм 24 февральдә, ә Халыкара хатын-кызлар көнендә өч көн – 8 марттан 10 мартка кадәр ял итәчәк.

Беренче май каникуллары биш көн, 1 майдан 5 майга кадәр дәвам итәчәк, ә Җиңү көне уңаеннан 4 көн, 9 майдан 12 майга кадәр ял көтә.


Моннан тыш, 12 июнь, Россия көне һәм Халыклар бердәмлеге көнендә 2-4 ноябрь ял көннәре булачак.

 

Фото: https://pixabay.com | Free-Photos


https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев