Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россия кибетләренә шикәр комы китерми башлаганнар

Сәүдә челтәрләре инде бер атнадан артык җитештерүчеләрдән билгеләнгән бәядән шикәр комы сатып ала алмый.

Бу хакта «Известия» газетасы ике чыганакка сылтама белән хәбәр итә.

Басма билгеләп үткәнчә, Хөкүмәт 22 мартта шикәр җитештерүчеләргә аларның чыгымнарын компенсацияләү өчен 1 апрельдән субсидия бүлеп бирергә әзер икәнлеге турында белдергәннән соң шундый вазгыять килеп туган.

Әйтик, заводлар шикәр комының (җитештерүчеләр аны сәүдә челтәрләренә билгеләнгән бәядән, ягъни килограммын 36 сумнан сата) һәр килограммы өчен бишәр сум акча ала алмый. Шуннан соң заводларга, имештер, үз продукциясен 1 апрельгә кадәр сату файдалы түгел.

Башка бер чыганак «Известия»гә белдергәнчә, җитештерүчеләр хәтта сәүдә челтәрләренә шикәр комын күпме китерәчәкләрен әйтүдән дә баш тарта. Аның сүзләренчә, компанияләрнең бүлү үзәкләрендә шикәр запасы кимегәннән-кими.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев