Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россия Мәгариф министрлыгы 1 июльдән лагерьларны ачарга тәкъдим итте

Россия Мәгариф министрлыгы төбәкләрдә балалар өчен җәйге сәламәтләндерү кампаниясен 1 июльдән башларга тәкъдим итте. Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында министрлыкның тәрбия, өстәмә белем бирү һәм балалар ялы өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры урынбасары Янина Голубева шул турыда әйтте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

 

«Әгәр без кампаниянең 1 июльдән башлануы турында сөйләсәк, җәйге сменаларны тулы булмаган күләмдә — 21 көн түгел, ә 14 көн итеп оештыру мөмкинлеге турында әйтә алабыз, — диде Голубева. - Ул чакта сентябрьгә кадәр шундый дүрт смена үткәреп булачак».

Ул бу мәсьәлә хәзер министрлык тарафыннан Роспотребнадзор белән берлектә эшләнүен әйтте. Балалар һәм хезмәткәрләр лагерьга барыр алдыннан һәм анда булган вакытта коронавируска тестлар узар дип көтелә.

Моннан тыш, Голубева сүзләренә караганда, Мәгариф  министрлыгы педагогик югары уку йортлары белән берлектә җәйге лагерьларга эләгә алмый калган балалар өчен программа эшләгән. Алар өчен, аерым алганда, онлайн-сменалар каралган.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/science/20-05-2020/rossiya-m-garif-ministrlygy-1-iyuld-n-lagerlarny-acharga-t-k-dim-itte-5744022

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев