Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россия тирәге халыкара конкурста өченче урын алган

«Ялгыз тирәк» Калмыкиядә изге урын буларак исәпләнә, аңа 103 яшь.

 

«Европа агачы — 2020» халыкара конкурсына йомгак ясалды. Интернет-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Россиянең «Ялгыз тирәк» агачы мактаулы өченче урынга лаек булган, 27 411 тавыш җыйган. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Икенче урында «Дарувардан Гинкго», Хорватия Республикасы — 28 060 тавыш җыйган. Бәйгедә җиңүче — Чехия Республикасы агачы. «Су баскан авыл сакчысы» өчен 47 226 тавыш бирелгән.

«Ялгыз тирәк» Калмыкия Республикасының Хар-Булук бистәсендә үсә. Риваятьләргә караганда, бу тирәкне XX гасыр башында будда монахы утырткан булган. Орлыгын ул үзе хаҗ кылырга барган Тибеттан алып кайткан. Монах орлыкны юл таягына сала һәм очсыз-кырыйсыз даладагы калкулыкның иң биек ноктасына күмеп куя. Тирәк агачы шытып чыга, куе күләгә ясап, ботакларын як-якка җәеп, бик зур агач булып үсә.

Озак сәфәрләргә кузгалган атлы юлчылар биредә туктап, тирәккә карап теләкләрен җиткерә торган булганнар. Теләкләре чынга аша торган булган. «Ялгыз тирәк» Калмыкиядә изге урын буларак исәпләнә, аңа 103 яшь.

«Европаның ел агачы» халыкара конкурсы 2011 елдан бирле уздырыла. Аның максаты — дөньяның төрле илләрендә иң кызыклы тарихлы агачларны ачыклау һәм табигый һәм мәдәни мирасның әһәмиятен ассызыклау. Шуңа күрә конкурсантларны һәм җиңүчеләрне сайлауның төп таләпләре — матурлык, үлчәм яки яшь түгел, ә агачның тарихы һәм аның кешеләр белән элемтәсе.

Фото: minleshoz.tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев