Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә ана капиталын торак ремонтлауга тотарга тәкъдим иттеләр

Гомумроссия халык фронты гаиләләр ана капиталын торак ремонтлауга тота алсын өчен Хөкүмәткә мөрәҗәгать итәргә ниятли.

Бу хакта Гомумроссия халык фронтының өстенлекле проектлар һәм стратегик инициативалар департаменты җитәкчесе, Иҗтимагый палата әгъзасы Юлия Зимовага сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

«Аналар берлеге» ана капиталын торак ремонтлау өчен файдаланырга мөмкин булсын иде, дип тәкъдим итте», — диде Зимова.

Ул бу чара Иҗтимагый палатаның «Гаилә сәясәте: гаилә мәнфәгатьләренә ярдәм чаралары» тикшеренүләрендә популярлашуын искәртте. Респондентларның 46 проценты ана капиталын ремонтка тоту мөмкинлеге өчен, ә 44 проценты автомобиль сатып алу өчен тавыш биргән.

Әлеге инициативаны Дәүләт Думасының Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалыгы профильле комитеты хупларга әзер, дип билгеләп үтелә.

«Әгәр мондый инициатива закон белән рәсмиләштерелеп, Дәүләт Думасына керсә, без аны хуплаячакбыз», — дип аңлатты Дәүләт Думасының Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты башлыгы Галина Хованская.

 

https://tatar-inform.tatar/news/society/16-09-2020/rossiyad-ana-kapitalyn-torak-remontlauga-totarga-t-k-dim-ittel-r-5771825

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев